Югары Ослан муниципаль районындагы “Өмет утрауы” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә район хастаханәсенең белгечләре белән берлектә оештырылган йөкле хатын-кызлар өчен «Аистенок» клубы биш елдан артык эшли. Шушы вакыт эчендә социаль хезмәткәрләр һәм табиблар йөзләгән гаиләгә һәртөрле ярдәм күрсәтте.
"Бу хокукый, психологик һәм медицина ярдәме генә түгел, ә әле йөкле, авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызларга әхлакый һәм финанс ярдәме дә. Бу ярдәм коммуналь хезмәтләр өчен булган бурычларын каплау, азык-төлек белән, яңа туган сабыйны кием-салым белән тәэмин итү һ.б. Ярдәм итүдә безнең хәйриячеләр һәм яхшы партнерлар зур роль уйный", - ди үзәк директоры Наталья Сигаева.
Клубның чираттагы дәресендә булачак әниләрне законнарда булган үзгәрешләр белән таныштырдылар. Үзәкнең юристы Анастасия Карасева балалы гаиләләргә айлык түләүләр, бала туу яисә аны асрарга алу белән бәйле түләүләр, ана капиталы турында, Татарстан Республикасы министрлар кабинетының “Авыл җирлегендә даими яшәүче хатын-кызларга бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү” карары турында сорауларга җавап бирде. «Йөклелек вакытында хатын-кызлар организмы» дип аталган максатчан әңгәмә белән табиб-педиатр, район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Татьяна Наумова чыгыш ясады.