Әкият утравына сәяхәт 

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

Питрәчнең «Шатлык» приютында кече яшьтәге балаларны мәктәпкә актив әзерлиләр. “Әкият утравына сәяхәт” дигән сөйләм телнең “Кыргый хайваннар” темасы нигезендә лексик-грамматик өлешен үстерү нигезендә алып барылды. Дәрес беренче класска балаларны әзерләү буенча “Восхождение” мәктәбе системасында уза.

Дәрес тутый кош Романың “Узнавай-ка” әкияти утравына кайтырга ярдәм сорау белән башланды. Аннан соң балалар җәнлекләрне һава шарында өйгә кайтырга ярдәм итәр өчен сәяхәткә китте. Юлда төрле сынаулар аша уздылар, уеннар уйнадылар. Дәрес ахырында бармакларга гимнастика ясадылар. Хәрәкәтле уеннар оештырылды. Балалар “Кешесез утрау” дигән мультфильм карады һәм аның турында фикер алышты.

Мондый дәресләр балаларда иҗади фикерләү күнекмәләре формалаштыра, стандарт булмаган биремнәрне чишү танып белү активлыгын һәм мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International