Питрәчнең "Кайгырту" халыкка комплексы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Көмеш волонтерлар - өй ярдәмчеләре" инновацион технология проекты тормышка ашырыла.
Өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә бүгенге көндә ун ирекле волонтер исәпләнә. Нәкъ менә алар алмашка берни таләп итми, бушлай өлкән яшьтәге ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең өйләренә киләләр. Алар һәрвакыт игътибарлы, кайгыртүчан, җылы карашлы, хуҗалык эшләрендә булышалар.