"Балкыш"та табиб һөнәренең серләрен үзләштерәләр

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Йорт хуҗалыгы академиясе" программасы буенча "Табиб кем ул?", дигән дәрес оештырылды.

Әңгәмә барышында балалар  педиатр (балалар табибы), окулист  (күз табибы), терапевт (гомум авырулар табибы), стоматолог (теш табибы) һөнәрләре турында мәгълүмат алды. Балаларга шәфкать туташлары турында да сөйләделәр. Нарасыйлар табышмакларга, сорауларга җавап тапты, соңыннан "Хастаханә" уенында катнаштылар. 

Рольле-сюжетлы уеннарны балалар үзләре уйлап чыгара. Мондый төр уеннарның һәрвакыт темасы була. "Балкыш" приютының тәрбиячесе Марина Николаева белдергәнчә, уеннарда баланың иҗади уйлау сәләте чарлана, тормышта активлыгы арта. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International