Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында яшәүчеләр җәйге каникул чорын күңелле, кызыклы уздыра. Шушы көннәрдә монда «Зов джунглей» дигән спорт-күңел ачу уеннары оештырылды.
Уенда катнашучылар ике командага бүленеп төрле ярышларда катнашты. Алар үзләрнең сәләтләрен, тапкырлыкларын һәм белемнәрен күрсәттеләр. Мондый уеннар балаларда ихтыяр көчен тәрбияли, караш даирәләрен киңәйтә ди, тәрбияче Ирада Мадиярова.