Кабат хокук бозуларны кисәтү эше уңаеннан 2018 елның 2нче июлендә «Веста» үзәге белгечләре тарафыннан, 8 балигъ булмаган бала өчен «Атучы» пейнтбол клубында уйнау оештырдылар.
Максат: пейнтбол уены турында күзаллау формалаштыру намуслылык, җаваплылык хисләре тәрбияләү, балаларның сәламәтлеген ныгыту.
Уен башланганчы балалар алдында клубның инструкторы чыгыш ясады. Ул балаларга, «пейнтбол» —югары технологияле уен, уен вакытында уенчылар территория буйлап йөриләр һәм махсус бластерлар белән мишеньгә һәм көндәшләренә “атырга” тырышалар, дип аңлатты. Шулай ук, бу стратегик уен вакытында уенчылар күп адреналин, азарт ала, бу вакытны файдалы үткәрү өчен бик шәп ысул, аеруча сәламәтлеккә дә яхшы йогынты ясый дигән фикерен җиткерде. Шуннан соң балалар белән уен вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча инструктаж үткәрелде.
Аннары катнашучылар ике командага бүленеп уенны башлап җибәрделәр: йөгерделәр, качтылар, бер-берсенә автоматтан аттылар, команда белән эшләделәр - уен стратегиясен уйлап таптылар. Уеннан соң балалар тәэсирләре белән уртаклашт. Балаларга бу уен бик ошады, күп уңай эмоцияләр бүләк итте, аларны стресстан коткарды. Катнашучылар монда тагын бер тапкыр килергә һәм кызыклы уенны тагын уйнарга теләкләрен белдерде.