"Балкышта"та төзүче һөнәре турында сөйләделәр

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

"Профориентацион калейдоскоп. Хыялдагы һөнәр" программасы уңаеннан Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр приютында "Төзүче -кем ул?",  дигән дәрес узды.

Балаларга әлене күпкырлы һөнәр турында бәян иттеләр. Төзүче төрле хезмәтләрне башкара, балаларга шулар хакында җентекләп сөйләделәр. Шулай ук, әлеге һөнәр ияләре тудырган хезмәтләр белән таныштырдылар. Соңыннан балалар профориентация буенча викторинада катнашты. Тәрбиячеләр Ираида Мадиярова һәм Анжелика Пушкова белдергәнчә, төзүче һөнәре дөньяда иң кирәкле, иң яхшы профессияләрнең берсе. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International