Җәй - төрле күңел ачу, уеннар, җыр, бию бәйрәме ае. Бүген Әгерҗенең “Наз” приютында тәрбияләнүче балалар белән җыр,бию бәйрәме уздырдык.
Бәйрәмнең максаты - балаларны татар халкының милли җырлары, биюләре, уеннары ,йолалары белән таныштыру иде, ди проект авторлары. Балалар бу бәйрәмдә үзләренең җитезлекләрен, осталыкларын күрсәтте. Бәйрәм бик ошады һәм күңелле узды.