2018нче елның 19 июлендә Әлмәт шәhәренең Г.Стефановский исемендәге сурәтләр күргәзмәсендә «Музейда рәсем төшерәбез» исемле мастер-класс узды. Бу тамаша гаиләгә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлекчәсендә ярдәм алучы балалар өчен үткәрелде.
2018 елның 19 июлендә Чистай муниципаль районында «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениясе белгече Э.Кыямова социаль куркыныч хәлдә булучы гаиләләрдәге хатын-кызлар белән “Гаилә тормышының нигезләре” исемле профилактик дәрес үткәрде.
19 июль көнне Питрәч муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приютында Татарстан республикасының иҗтимагый төбәк оешмасы “Руки помощи” ярдәме белән тегү остаханәсе ачылды.
Казанның «Апрель» тернәкләндерү җитәкчесе Н.Трифонова бассейннарында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга дәресләр үткәрү мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты.
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Радость" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре 18 июль көнне социаль хезмәтләр кабул итүче 6 гаиләнең өйләрендә булдs. Бу гаиләләр барысы да “риск төркеме” нә керүче гаиләләр.
20 июльдә Кукмараның "Тылсым" социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә инвалидлар һәм пенсионерлар өчен Сабан туе бәйрәме оештырылды. Милли бәйрәмдә 200 ләп кеше катнашты.
Нурлат шәһәре дәүләт казна учреждениясе 2018 елның июлендә машинист-тракторчы, электр һәм газ ярдәмендэ эретеп ябыштыручы өстәмә һөнәри укыту программасы буенча 28 эшсез гражданы укытуны төгәлләде.
Терроризм һәм экстремизмны булдырмау программасы уңаеннан Татарстанның Биектау "Өмет" үзәге белгече профилактик дәрес оештырды.
27 июльдә Бөгелмәнең мәшгульлек үзәгендә яшүсмерләргә профориентация буенча консультация биреләчәк.
Әкият тәрбияләү чарасының аерылгысыз өлеше. Әкият башкаларның күңел халәтен аңларга өйрәтә, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төшендерә һәм аралашу сәләтен чарлый.