Социаль хезмәт белгечләре авыр гаиләләргә чыкты

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Радость"  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәге социаль хезмәт күрсәтү  дәүләт автоном  учреждениесенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре 18 июль көнне социаль хезмәтләр кабул итүче 6 гаиләнең өйләрендә булдs. Бу гаиләләр барысы да “риск төркеме” нә керүче гаиләләр.

Рейд барышында ата-аналарга төрле сораулар буенча: пособие түләүләренә гариза язу формасыннан алып балалар психологиясенең үзенчәлекләренә кадәр, аңлатмалар бирелде. Балигъ булмаганнар белән исә, җәйге каникулны файдалы уздыру вариантлары турында фикер алышынды.

Искәртеп узарга кирәк, гаилә иминлеге өстендә профилактик эш алып бару халыкка социаль хезмәте эшчәнлегенең мөһим мәсьәләләренең берсе булып тора. Һәр гаиләгә шәхси программа төзелеп, Үзәктә һәм гаиләләргә барып киң кырлы эш башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International