19 июль көнне Питрәч муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приютында Татарстан республикасының иҗтимагый төбәк оешмасы “Руки помощи” ярдәме белән тегү остаханәсе ачылды.
Волонтерлар командасы балаларга күңел ачу чарасы белән килгән иде. Төрле конкурслар, биремнәр, фәнни тәҗрибәләр һәм сабын шоу оештырылды. Балалар барлык конкурсларда да бик теләп катнаштылар. Чара ахырында кече яшьтәге төркем балалары чын рәссамнар булдылар: мальберт тактачында тавис кошы ясадылар.
Чара ахырында барлык балаларны да татлы сый һәм бүләкләр көтә иде. “Шатлык” приюты җитәкчелеге әлеге чараны бүләк иткән өчен “Руки помощи” оешмасына зур рәхмәтлен белдерә.