"Балкыш"та әкият ярдәмендә тәрбиялиләр

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Әкият тәрбияләү чарасының аерылгысыз өлеше. Әкият башкаларның күңел халәтен аңларга өйрәтә, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төшендерә һәм аралашу сәләтен чарлый.

Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр приютында әкият элементлары мотивын кулланган чаралар даими оештырыла. Шушы көннәрдә Гүзәл Сираҗетдинова мәктәпкәчә кече төркем белән "Әкият героен таны" дигән әңгәмә оештырды.

Балада рухи кыйммәтләрне формлаштыру җәһәтеннән коммнтарияләр бик мөһим, тәрбияче әңгәмә барышында аларны әйтә барды. Яхшылык һәм яманнлык арасындагы көрәш вакытында һәрвакыт яхшылык җиңәргә тиеш. Уңай геройлар һәрвакыт хезмәт сөючән, батыр, тапкыр һәм гадел була.  Бала әкиятләрдә югары рухи кыйммәтләрне үзенә сеңдерә, дөрес юл таба һәм уңай юнәлештә уйларга өйрәнә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International