2018нче елның 19 июлендә Әлмәт шәhәренең Г.Стефановский исемендәге сурәтләр күргәзмәсендә «Музейда рәсем төшерәбез» исемле мастер-класс узды. Бу тамаша гаиләгә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлекчәсендә ярдәм алучы балалар өчен үткәрелде.
Әлеге чараның максаты – балаларның үзләрендә рәсем төшерү сәләтен ачу hәм hәркайсысының, кечкенә булса да, искиткеч рәсем иҗат итүе. Чарада балалар иҗаты өчен бары да каралган иде: hәртөрле буяулар, палитралар, мольбертлар hәм илhам. Һәр бала үзенең кечкенә иҗатын тәкъдим итте.
Балалар рәхәтләнеп рәсем ясады, үзләренә ошаган буяулар белән эшләделәр. Бу чарада алар рәсем ясауның күп серләренә төшенделәр.
Күп балалар бик күптән рәсем ясамаганнарын белгертте. Әмма чара ахырына hәрберсенең мольбертларында үзенә генә хас булган төрле төстәге матур натюрмортлар барлыкка килде. Мастер-классны алып баручы балаларны бик мактады hәм алар эшеннән бик канәгать калуын белдерде.
Балалар төрле төсләрне кушып та канәгатләнү хисе кичерделәр. Чара ахырында бер-берсенең эшләрен карап, фикерләре белән бүлештеләр.