Казанда мөмкинлекләре чикле балаларның спорт ялы турында фикерләштеләр

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Казанның «Апрель» тернәкләндерү җитәкчесе Н.Трифонова  бассейннарында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга дәресләр үткәрү мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмә Вахит һәм Идел буе районнары администрациясендә узды. Очрашуга администрация вәкилләре, тернәкләндерүүзәге директорлары, «Акчарлак» бассейны һәм «Касатка» балалар-яшьләр спорт мәктәбенең җитәкчеләре катнашты.

Алар үзләренең оешмаларында бу мәсьәлә буенча эш башкарулары хакында сөйләде. Сәламәтлек мөмкинкинлекләре чикләнгән балалар өчен яңа төркемнәр җыю максатыннан, киңәшмә вакытында хезмәттәшлек билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International