20 июльдә Кукмараның "Тылсым" социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә инвалидлар һәм пенсионерлар өчен Сабан туе бәйрәме оештырылды. Милли бәйрәмдә 200 ләп кеше катнашты.
Өлкәннәр һәм инвалидлардан тыш чарада авыр тормыш шартларына юлыккан балалар да бар иде. Сабан туе Россиядә күптән түгел генә узган дөньякүләм футбол чемпионатына багышланган иде. Бәйрәмнең шигаре - "Җитезлек һәм кыюлык". Сабан туе барышында милли уеннардан тыш, чирәмдә футбол, балалар волейболы, һ.б. уеннар да оештырылды. Бәйрәмнең барлык кунаклары бүләкләр, сувенирлар алды. Чараны оештырырга даими иганәчеләр булышты.