Балигъ булмаганнар арасында профилактик дәрес

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Терроризм һәм экстремизмны булдырмау программасы уңаеннан Татарстанның Биектау "Өмет" үзәге белгече профилактик дәрес оештырды. 

18 балигъ булмаганнар катнашында узган чара Коркачык урта мәктәбе территориясендә узды. Очрашуда яшүсмерләргә  үз проблемаларыңны чишү, аларны булдырмый калу юллары өйрәтелде. Балалар күп санлы сорауларын бирделәр, киләчәктә әлеге темага өстәмә мәгълүмат алырга теләүләрен белдерде. 

Дәрес азагында "Профилактика терроризма", "Профилактика телефонного терроризмаґ", "Если ты дома один" буклетлары һәм "Антитеррор" белешмәсе таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International