ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 25 июлендә Түбән Каманың мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узачак. 

Баулының картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре һәр көн саен, даими  гимнастика оештыра. Фельдшер З.Гайфуллина җитәкчелегендә уза торган чарада һәркем теләп катнаша.

Түбән Каманың мәшгульлек үзәгендә 20 июльдә эшсез гражданнарга үз эшләрен булдыруга финанс ярдәм күрсәтү буенча экспертлар утырышы булып узды. Утырышта бизнес-планнар тикшерелде.

 

Кукмара муниципаль районының "Тылсым" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль – тернәкләндерү бүлегендә ял итүче егерме өч өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар  алдында, районыбызның библиотека җитәкчесе Лилия Гарипова сәламәтлекне саклау турында чыгыш ясады.

Бала - һәр ата-ананың иң кадерле байлыгы, тормыш мәгънәсе. Еш кына күңелле вакыйгаларны төрле чирләр чикле, әмма андый балалар  тирә-юньдәгеләрне булганына шөкер итеп, һәр көн авырлыклар белән көрәшәргә өйрәтә.

Ел саен уздырыла торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе буенча «Веста» үзәгендә 2018 елның 19 июле көнне социаль ярдәм күрсәтелүче гаиләләрдәге 30 бала өчен анимацион чара уздырылды.

Татарстан Республикасының район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан алып туган беренче балага каралган түләүләр белән бәйле гаризалар килү дәвам итә.

Үз эшчәнлеген  авыл хуҗалыгы өлкәсендә җәелдергән  Чистай районының “Транссөт” ҖЧҖ  90 хезмәткәренә  1166, 2 мең сумлык әҗәтен кайтарды.

Узган ел ахырында Россия Президенты Владимир Путин «Балачак унъеллыгы» милли пректын тормышка ашыруны игълан итте. Аның уңаеннан, яшь гаиләләрнең тормыш шартларын яхшырту буенча, берничә тәкъдим кертелде.

 Айбаш авылында яшәүче, Биектау муниципаль районы “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  социаль хезмәт алучылары  Гомәр Ильясов  һәм  Наҗия Хәмитова  50 ел бергә гомер итәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International