Түбән Каманың "Балкыш"ында матурлыкны күрә белергә өйрәтәләр

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

"Страна Цветалия" программасы уңаеннан Түбән Каманың "Балкыш" балалалар һәм яшүсмерләр приютында "Чәчәкле җәй" атналыгы узды.

Атна дәвамында балаларга чәчәкләр турында презентация күрсәттеләр. Дару үләннәре турында викторина оештырылды. Шулай ук приют балалары үзләре ваза ясадылар, шуларны бизәделәр, чәчәк түтәлләрендә эшләделәр. Һәр чарада балалар актив катнашты. 

"Чәчәкле җәй" атналыгының максаты - балаларда табигатькә  мәхәббәт уяту, матурлыкны күрә, аны кайгырта  белергә өйрәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International