Бөгелмәнең мәшгульлек үзәге әйдәп баручы инспекторы Наталья Матвеева 24 июль көнне район кешеләре өчен юридик консультация оештырды.
Мәшгульлек өлкәсенә караган чарада Бөгелмәнең социаль яктан якланмаган һәм аз керемле гражданнарына консультатив ярдәм күрсәтелде. Чарада 17 кеше катнашты. Араларында төрле социаль катлам вәкилләре; пенсинерлар, эшсезләр, инвалидлар - дәүләт ярдәменә мохтаҗлар килгән иде. Шулай ук чарада мәшгульлек үзәгенә теркәлгән һәм беренче тапкыр бирегә килүчеләр дә бар иде.