Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Эрудитлар" түгәрәгендә хат ташучы һөнәре белән танышты.
24 июльдә Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбиянүчеләр шәһәрнең орган залына бардылар.
Бүген Алабуганың “Астра” балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә музыкаль – спорт бәйрәме “Нептун көне” үтте.
Бүген, 25 июльдә Менделеевск мәшгульлек үзәгендә Эш бирүче көне узды. "Алабуга СТ" ҖЧҖ компониясе вәкиле, персонал сайлау белгече районда яшәүчеләргә җыю эшләре слесарь вакансиясе тәкъдим итте.
Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге “Кама” ҖЧҖ оешмасы хезмәткәрләренә һөнәри укыту оештырылды.
Тукай районының картлар hәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр арасында бронхиаль астма турында сөйләшү булып узды.
Менделеевск районының "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында 24 июльдә "Кече Олимпия уеннары" чарасы узды.
Бүгенге көндә балалар арасында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Зәй муниципаль районындагы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесендә социаль хезмәтләр кабул итүчеләр өчен төрле методик материаллар әзерләү, шул исәптән юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүне пропогандалау балаларның юлда транспорт һәлакәтләренә юлыгуын булдырмауның бер формасы булып тора.
Әгерҗенең "Наз" приютында тәрбияләнүче балалар “Салават күпере талантлары” исемле өстәмә белем бирү буенча балалар йортында хезмәт куючы педагог Әюп Хәкимов белән таныштылар һәм дуслаштылар.
18 июльдә Россиядә янгын дәүләт күзәтчелеге органнары көне. Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр приютында "Янгын син көчле, ә мин акыллы", дигән уен программасы оештырылды.