ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Өлкәннәр декадасы дәвам итә. Әгерҗенең "Наз” приюты кунаклар кабул итте.

2018 елның 3 октябрендә Өлкәннәр декадасы кысаларында Кама Тамагы районының "Богородский рай" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Гөлназ Хөснетдинова Кама Тамагы урта мәктәбенең балигъ булмаган балалары белән "Өлкәннәр көне" мәгълүмати сәгать үткәрде һәм бәйрәм тарихы белән таныштырды.

2 октябрь көнне Менделеевск муниципаль районының "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр кызыклы кешеләр – Фәридә Хәмитовна һәм Мария апалары янында кунакта булды.

Бүген Лаеш районының "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында тармак ветераннары чакырылган чара узды. Столбище картлар һәм инвалидлар интернат-йортының элеккеге хезмәткәрләрен өйләренә барып котладылар.

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Нурия Әгъләмова  Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге ”Гармония” хезмәткәрләре  тарафыннан котлау кабул итте.

Өлкәннәр декадасы уңаеннан 2 октябрьдә Питрәчнең "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында юридик ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнарны кабул итү өчен "Хокукый марафон" оештырылды.

 

Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Быел балалар педагоглар белән берлектә өлкәннәр өчен бәйрәм концерты әзерләде.

2018 нче елның 2 октябренә республикада 10 085 кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән, бу узган хисап датасына караганда 186 кешегә кимрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,49 % тәшкил итә.

Түбән Каманың "Веста" үзәге педагогы Лилия Курбатова "Компьютер классы" юнәлешендә дәрес оештырды.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Чистайда рәсми рәвештә теркәлгән  эшсезләр саны 228 кеше, бу узган хисап датасына караганда 88 кешегә кимрәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International