Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр кабат саны үзгәрде

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Чистайда рәсми рәвештә теркәлгән  эшсезләр саны 228 кеше, бу узган хисап датасына караганда 88 кешегә кимрәк.

Шулай ук узган атнада Яр Чаллы, Алабуга һәм Яшел Үзән эшсезләр саны кимегән. 2018 елның 2 октябренә әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 819, 261 һәм 370 эшсез кеше исәптә тора.

Бу атнада Менделеевск һәм Түбән Камада эшсез гражданнар санының бераз артуы күзәтелә. Анда рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 52 һәм 917 кешегә арткан.

Кама Аланында узган хисап чоры белән чагыштырганда хәл үзгәрмәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International