Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Быел балалар педагоглар белән берлектә өлкәннәр өчен бәйрәм концерты әзерләде.
Тернәкләнүчеләр кунакларны дәртле җырлар һәм биюләр белән сөендерде, үзләренең барлык талантларын күрсәттеләр. Өлкән буын кешеләре өчен балалар башкарган шигырьләр дә дулкынландыргыч яңгырады.
Чараны оештыручылар фикеренчә, мондый очрашулар тәрбияләнүчеләр өчен бик мөһим, өлкән яшьтәге кешеләргә карата хөрмәт хисе дә тәрбияли.