"Веста"да компьютер серләрен ачтылар

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Түбән Каманың "Веста" үзәге педагогы Лилия Курбатова "Компьютер классы" юнәлешендә дәрес оештырды.

Дәрес барышында социаль ярдәм алучылар компьютер серләренә төшенделәр. Слайдлар урнаштыру тәртибен үзләштерделәр. Бер-берләренә ярдәм иттеләр. Ә соңыннан барысы да үз уңышлары белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International