"Кама таңнары"нда тәрбияләнүчеләр авыл тормышы белән танышты

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

2 октябрь көнне Менделеевск муниципаль районының "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр кызыклы кешеләр – Фәридә Хәмитовна һәм Мария апалары янында кунакта булды.

Фәридә Хәмит кызы һәм Марьва апа шәһәр тормышын авыл җиренә үзгәрткәннәр. Менделеевск районының матур почмагында – Рус Сарсазы авылында матур йорт төзегәннәр. Олы яшьтә булсалар да яшелчә үстерәләр, үләннәр, гөмбә җыялар, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар, спорт белән шөгыльләнәләр.  Сәламәт туклану, чишмә суы куллану, ә ит һәм бәрәңгедән баш тарту – озын гомер нигезе", – дип саный Фәридә Хәмит кызы һәм белеме буенча табибы Марьва апа.

Приютта тәрбияләнүчеләр өчен алар үз йортлары буйлап экскурсия үткәрде, матур өстәл әзерләделәр, пешкән яшелчә, диетик пироглар, тәмле бал, үлән чәе белән сыйладылар. Кунакларга авыл тормышы турында сөйләделәр.  Балалар, үз чиратында, үз куллары белән ясалган кул эшләнмәләре, открыткалар һәм чәчәкләр бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International