Питрәчтә өлкәннәрне кайгырталар

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр декадасы уңаеннан 2 октябрьдә Питрәчнең "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында юридик ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнарны кабул итү өчен "Хокукый марафон" оештырылды.

Консультацияне "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге юрисконсульты В.Медведев үткәрде. Бу көнне өлкән яшьтәге 5 гражданин җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү, мирас, торак шартларын яхшырту һ.б. мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International