2018 елның 3 октябрендә Өлкәннәр декадасы кысаларында Кама Тамагы районының "Богородский рай" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Гөлназ Хөснетдинова Кама Тамагы урта мәктәбенең балигъ булмаган балалары белән "Өлкәннәр көне" мәгълүмати сәгать үткәрде һәм бәйрәм тарихы белән таныштырды.
Бу көннең төп максаты-өлкән яшьтәге кешеләр очрата торган проблемаларга һәм кыенлыкларга бөтен халыкның игътибарын юнәлтү.
Дәрес барышында балигъ булмаганнар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән танышты. Үзләренең өлкән туганнары һәм аларга ничек ярдәм итүләре турында сөйләде. Дәрес ахырында рәсем бәйгесе игълан ителде.