Хисап атнасында республика эш бирүчеләре 4 554 вакантлы эш урыны тәкъдим итте

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

2018 нче елның 2 октябренә республикада 10 085 кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән, бу узган хисап датасына караганда 186 кешегә кимрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,49 % тәшкил итә.

Республикада хисап атнасында эш бирүчеләр 4 554 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,22 кеше тәшкил иткән.

Хисап атнасында 556 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрдән 507 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 40 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез статусын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International