"Гармония" хезмәткәре гаиләгә тәрбиягә алынган Нурия Әгъләмованы котлады

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Нурия Әгъләмова  Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге ”Гармония” хезмәткәрләре  тарафыннан котлау кабул итте.

 “Өлкәннәрне гаиләгә тәрбиягә алу” республика проекты уңаеннан  ялгыз пенсионер, I группа инвалид 2017 нче елның март аеннан Буа шәһәрендә Абдульмановлар гаиләсендә яши. Проектта катнашучы өлкән кеше әлеге гаиләдә үзен яхшы хис итә.

Өйгә килеп социаль ярдә күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Нурия Нургаян кызына  азык-төлек җыелмасы тутырылган пакетны тапшырдылар, нык сәламәтлек, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International