"Наз" приютында "Өмет" тернәкләндерү үзәгеннән кунаклар килде

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр декадасы дәвам итә. Әгерҗенең "Наз” приюты кунаклар кабул итте.

Балалар янына "Өмет" тернәкләндерү үзәгеннән әби бабайлар килде. Тәрбияләнүчеләребез үз талантлары белән  кадерле кунаклар өчен зур бәйрәм концерты әзерләде. Иң кечкенә артистлар шигырьләр сөйләде, күңелле итеп җырладылар, заманча биюләр башкардылар. Үсмерләр кунакларга курчак театры, спектакль тәкъдим иттеләр.

Әмма иң кыйммәтлесе - очрашуда тәрбияләнүчеләр һәм өлкән буын арасындагы җылы аралашу  булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International