ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Алимент түләүдән баш тарткан гражданнар белән көрәштә төрле механизмнар тәкъдим ителә. Татарстан республикасында ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар белән мәсьәләне хәл итү һәм ярдәм итү юлларының берсе булып гражданнарны кабул итүнең бердәм көннәре тора. Чаралар 4 сентябрьдә старт алды һәм хәзер һәр айның беренче сишәмбесендә үткәрелә.

 

Казан (Идел буе) федераль университетында "Старт-карьера" проекты уңаеннан үз эшен ачуга субсидия алуга дәгъва кылучы эшсез гражданнарга белем бирү циклы оештырылды. Проект кысаларында югары уку йортының Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән тыгыз хезмәттәшлеге җайга салынган.

9 октябрь көнне Өлкәннәр декадасында Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәре Гөлфия Шаирова "Без әбием белән-иң яхшы дуслар" дигән чара оештырды.

Бүген Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә   Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан республикасы муниципаль районнары буенча күзәтчелек органнарынның вәкиле күзәтүе астында  социаль хезмәт алучыларны эвакуацияләү һәм янгын килеп чыккан очракта хезмәт күрсәтүче персоналның гамәлләрен җайлаштыру буенча тренировка-күнекмә үткәрелде.

Өлкәннәр декадасында Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында әби-бабайларны сөендерер өчен төрле чаралар үткәрелә.

Узган ял көннәрендә Биектау районының "Биектау" спорт комплексы биләмәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә дәвалау-физик культура буенча инструктор Зөһрә Закирова йөрәк-кан тамырлары системасы өчен физик-сәламәтләндерү шөгыле үткәрде.

Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә язучы Л.Н. Толстойның иҗаты белән танышу дәвам итә.

 

Чистай муниципаль районында  "Балкыш" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль ярдәм һәм хезмәт күрсәтү дәүләт                       автоном учреждениясендә социаль ярдәм алучылар түләүсез һәм чиратсыз күзләрен тикшерергә мөмкикинлек алды.

 "Дулкын" бассейнында йөзү буенча ярышлар уздырылган, ә мәдәният йортында шашка һәм шахмат уеннары буенча турнир үткән. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International