"Старт-карьера" проектында катнашучылар үз эшләрен ачуга субсидия өчен көрәшәчәк

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

Казан (Идел буе) федераль университетында "Старт-карьера" проекты уңаеннан үз эшен ачуга субсидия алуга дәгъва кылучы эшсез гражданнарга белем бирү циклы оештырылды. Проект кысаларында югары уку йортының Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән тыгыз хезмәттәшлеге җайга салынган.

Проект ачык социаль юнәлешкә ия, чөнки ул гражданнарның эш белән тәэмин итү мөмкинлекләрен киңәйтә һәм эшкуар статусында карьера башлау өчен менә дигән этәргеч булып хезмәт итә.

Курста Казанның Совет, Идел буе, Авиатөзелеш һәм Киров районнарының халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләреннән 20ләп кеше  катнашты. Укыту циклы эшмәкәрлек эшчәнлегенең оештыру һәм хокукый нигезләре, салым салу системасын сайлау, исәп һәм хисап алып бару мәсьәләләрен үз эченә алган. Шулай ук курс кысаларында бизнес-планнар өстендә эш алып барылды.

Соңыннан барлык тыңлаучыларга Казан федераль университеты сертификатлары тапшырылды.

Хәзер программаны тыңлаучыларга халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә эксперт сессияләрендә катнашырга туры киләчәк, анда алар 117 600 сум күләмендә субсидия өчен көрәшәчәк һәм үз эшләрен башларга мөмкинлек бирәчәк.

"Старт-карьера» проекты КФУда 2018 елда яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык тарафыннан югары белем бирү оешмалары арасында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында җиңүче проектлар арасында тормышка ашырыла. Проект Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының социаль өлкә инновацияләр үзәге тарафыннан хуплана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International