Алименттан армия коткармый

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

Алимент түләүдән баш тарткан гражданнар белән көрәштә төрле механизмнар тәкъдим ителә. Татарстан республикасында ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар белән мәсьәләне хәл итү һәм ярдәм итү юлларының берсе булып гражданнарны кабул итүнең бердәм көннәре тора. Чаралар 4 сентябрьдә старт алды һәм хәзер һәр айның беренче сишәмбесендә үткәрелә.

Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова алимент түләмәүчеләрне балалар һәм закон алдында үз бурычларын үтәргә мәҗбүр итү турындагы сорауларга җавап биреп, проблемага радикаль якын килү кирәклеген берничә тапкыр билгеләп үтте. 

РФ Президенты В. В. Путин алиментларны тоткарлаган өчен неустойка киметү турындагы законга кул куйды. 

"Хөкүмәт тарафыннан инвалид балаларга аерым игътибар бирелә",- дип шәрехләде Э. А. Зарипова. 

Исегезгә төшерәбез, Татарстан республикасында ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар белән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен чираттагы Бердәм кабул итү көне ноябрь аенда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International