9 октябрь көнне Өлкәннәр декадасында Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәре Гөлфия Шаирова "Без әбием белән-иң яхшы дуслар" дигән чара оештырды.
Социаль хезмәт алучы Галина Благодарова өендә узган чарада Куйбышев Затоны гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты.
Галина Константиновна балаларга камыр басу пәрәмәчләр өчен эчлек әзерләү серләрен өйрәтте. Соңыннан барысы да бәйрәм өстәле артына җыелды һәм яңа пешкән ризыкларны авыз иттеләр.