Өлкәннәр декадасында Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында әби-бабайларны сөендерер өчен төрле чаралар үткәрелә.
Декаданың тантаналы ачылышы 1 октябрьдә интернат-йорт территориясендә узды, анда "Яшел фитнес" социаль-спорт хәрәкәте иҗади остаханәләр оештырылды. Шул ук вакытта аларны иң беренчеләрдән булып котларга 4-нче номерлы коррекция мәктәбе хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре килде. Халыкара өлкәннәр көне алдыннан алар матур концерт әзерләгәннәр һәм интернат-йорт карамагындагыларга бүләкләр һәм татлы күчтәнәчләр тапшырдылар.
2 октябрь көнне балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Фирдания Упаева һәм Анна Кузьмичева "Ангелочек" халык курчагын ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Шул ук көнне учреждениедә сәнгать мәктәбе укытучылары һәм тәрбияләнүчеләре концерты узды.
4 октябрь көнне район китапханәсе хезмәткәрләре "Яшь белән гармониядә" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде, ә 8 октябрь көнне халыкны "Җиңү" дәүләт кино учреждениесе хезмәткәрләре сөендерде. Алар өлкәннәргә кызыклы комедияне күрсәтте. Шулай ук интернат-йортта яшәүчеләр Минзәлә татар дәүләт драма театрында да булдылар. С. Өметбаев, Аяз Гыйлаҗевның "Кара күзле кызлар" комедиясен тамаша кылдылар.
Моннан тыш, Өлкәннәр декадасы барышында өлкән буын вәкилләре өчен бәйрәм ашлары оештырылды.
Бүген, 9 октябрь көнне, балалар сәнгать мәктәбе һәм "Умырзая " тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар әби-бабайларны үзләренең иҗади чыгышлары белән сөендерде. Бәйрәм табынын Минзәлә районы Аю авыл җирлегеннән алып килгән күчтәнәчләр бизәде.