Апасның "Рассвет" комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе өлкәннәр өчен спорт чарасы оештырган. "Дулкын" бассейнында йөзү буенча ярышлар уздырылган, ә мәдәният йортында шашка һәм шахмат уеннары буенча турнир үткән.
Чараның максаты - өлкәннәрнең ялын оештыру, төрле буыннарның үзара хезмәттәшлеген һәм эшчәнлеген ныгыту, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдән гыйбарәт булган.
Әлеге спорт чараларында "Ничек яшисең, ветеран?" дигән хәрәкәт волонтерлары да актив катнашкан.