Күрү сәләтен тикшерү - сәламәтлек нигезе

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

Чистай муниципаль районында  "Балкыш" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль ярдәм һәм хезмәт күрсәтү дәүләт                       автоном учреждениясендә социаль ярдәм алучылар түләүсез һәм чиратсыз күзләрен тикшерергә мөмкикинлек алды.

Өлкәннәр декадасы уңаеннан "Балкыш" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Өлкәннәр көне уңаеннан хәйрия акциясе үтте. Чистай шәһәрендәге “Күзләр” офтальмология клиникасы хезмәткәрләре социаль ярдәм алучылар белән күз авыруларын профилактикалау буенча санитар-агарту эше үткәрде һәм күрү сәләтләрен тикшерделәр. Шулай ук, аларга  мәгълүмати матур буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International