Биектау районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

Узган ял көннәрендә Биектау районының "Биектау" спорт комплексы биләмәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

"Өмет" үзәге белгечләре тарафыннан биредә "социаль такси" хезмәте оештырылды. Өлкән яшьтәгеләр сатып алган продукцияне, йортларына кайтарырга ярдәм иттеләр. Үзәк белгечләре җәмгысе 17 капчык бәрәңге, 9 капчык арпа , 6 сетка суган һәм 7 капчык кәбестәне өлкәннәргә өйләренә кайтарырга булышты. 

Район ярминкәсендә "Мәрхәмәтле кәрҗин" проекты да тәкъдим ителде. Авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре тарафыннан 14 ялгыз кешегә яшелчә өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International