Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә язучы Л.Н. Толстойның иҗаты белән танышу дәвам итә.
Музыка белгече Ләйсән Галиева ЛевТолстойның 190 еллыгына багышланган әдәби кичә уздырды.
Балалар язучының иҗат тормышы, аның әкиятләре белән таныштылар, “Мактанчык куян”, “Филиппок” әсәрләре буенча куелган мультфильмнар карадылар. Кичәнең максаты - балаларда Л.Н. Толстойның иҗатына, аның әсәрләренә мәхәббәт уяту иде.
Оештыручы фикеренчә, мондый чаралар уздыру балаларда әдәби әсәрләргә кызыксыну hәм китап укырга теләк уята.