"Изгелек"тә янгын куркынычсызлыгы буенча эвакуация күнекмәсе

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

Бүген Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә   Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан республикасы муниципаль районнары буенча күзәтчелек органнарынның вәкиле күзәтүе астында  социаль хезмәт алучыларны эвакуацияләү һәм янгын килеп чыккан очракта хезмәт күрсәтүче персоналның гамәлләрен җайлаштыру буенча тренировка-күнекмә үткәрелде.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, күнекмә нәтиҗәләре уңай бәяләнде. Алга куелган максатлар һәм бурычлар үтәлде. Тренировка барышында барлык автоматик янгынга каршы саклану җайланмаларының вакытында  эшләве һәм төзек булуы ачыкланды. Чарада 28  кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International