ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2018 ел
җомга

Түбән Камада шикәр диабеты белән интегүче балалар өчен "Минем киләчәк бүген башлана"  һөнәри юнәлеш бирү проектына йомгак ясадылар.

Югары Ослан районының "Өмет утрауы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә профилактика субъектлары катнашында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының ашыгыч утырышы узды.

15 нче ноябрендә "Татарстан – минем горурлыгым" программасы уңаеннан 13 нче социаль участокта "Веста" үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева күп балалы, аз керемле һәм тулы булмаган гаиләләрдән 10 бала һәм яшүсмер арасында "Татарстан хәзинәләре" дигән дәрес үткәрде.

Мәшгульлек үзәге  белгечләре тарафыннан Зәй районындагы социаль авыр хәлдәге  биш гаиләгә мобиль офис оештырылды.

Минзәлә муниципаль районындагы "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты Әниләр көненә әзерләнә башлады. Балалар әниләргә, әбиләргә хат язалар, концерт номерларын кабатлыйлар, тырышып бүләкләр әзерлиләр.

14 ноябрь көнне Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары һәм психологы тарафыннан Татарстан һәм Самара өлкәсе территориясендә "Лукойл" ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңеп чыккан "Трапеза" проектының эш планын тормышка ашыру уңаеннан "Танышу" комплекслы психологик-педагогик эш үткәрелде.

16  ноябрь көнне Яр Чаллы "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Без сәламәтлеккә "Әйе", дибез" күңел ачу-спорт чарасы узды.

Бүген, 16 ноябрьдә Яңа Чишмә картлар һәм инвалидлар  интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәне  Мария Порфирьевага 90 яшь тулды.  Юбилее белән котларга Яңа Чишмә районы башлыгы урынбасары В.Семеняк, социаль яклау бүлеге башлыгы  Н.Гурьева, Яңа Чишмә авыл җирлеге секретаре Т.Маланчева, район мәдәният йорты артистлары килде.

РФ халкының мәшгульлеге турындагы законның әлеге пункты "СуперДжоб" ҖЧҖ интернет челтәрендә законга каршы мәгълүмат тараткан.

Лениногорск районы "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган балигъ булмаганнар арасында рәсем конкурсы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International