Мәшгульлек үзәге белгечләре тарафыннан Зәй районындагы социаль авыр хәлдәге биш гаиләгә мобиль офис оештырылды.
Әлеге гаиләләргә шәһәр-райондагы эш базары торышы, ихтыяҗ булган һөнәрләр, мәшгульлек үзәге тарафыннан күрсәтелүче дәүләт хезмәтләре, эшсез гражданнарны һөнәри укыту, эшсез гражданнарның мәшгульлеген тәэмин итү, шулай ук эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру турында мәгълүмат бирелде.