Лениногорск "Исток-Башлангыч" үзәге социаль хезмәтләр алучылар арасында конкурс үткәрде

2018 елның 16 ноябре, җомга

Лениногорск районы "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган балигъ булмаганнар арасында рәсем конкурсы узды.

Комсомолга 100 ел - ул кешелек тарихында иң гадел, бәхетле җәмгыять төзү теләге белән миллионлаган егет һәм кызларның данлыклы эшләренең йөз еллыгы.

Татарстан республикасында ел саен уннарча слет һәм яшьләр хәрәкәте сменалары оештырыла, күп кенә социаль әһәмиятле проектлар тормышка ашырыла. "Исток-Башлангыч" комплекслы үзәге дә читтә калмады, ул балалар арасында рәсем конкурсы үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International