"Тургай" социаль приютында Әниләр көненә әзерләнәләр

2018 елның 16 ноябре, җомга

Минзәлә муниципаль районындагы "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты Әниләр көненә әзерләнә башлады. Балалар әниләргә, әбиләргә хат язалар, концерт номерларын кабатлыйлар, тырышып бүләкләр әзерлиләр.

"Кыю пешекчеләр" түгәрәге эшчәнлеге буенча дәресләр үткәрү бүлмәсендә балалар әниләр белән бергә чәй эчүене планлаштыра. Моның өчен сыйлар әзерләргә исәп тоталар. Һәр бала өчен бу бәйрәм бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International