Бүген, 16 ноябрьдә Яңа Чишмә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәне Мария Порфирьевага 90 яшь тулды. Юбилее белән котларга Яңа Чишмә районы башлыгы урынбасары В.Семеняк, социаль яклау бүлеге башлыгы Н.Гурьева, Яңа Чишмә авыл җирлеге секретаре Т.Маланчева, район мәдәният йорты артистлары килде.
Музыкаль котлау, матур бүләкләр, Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның котлау открыткасы – барысы да әби өчен шатлык булды. Шулай ук Петропавловка авыл җирлеге башлыгы Мария Фроловнаның барлык авылдашларыннан бүләкләр һәм котлау сүзләре белән килделәр. Энеләре һәм сеңелләре әбиләрен шалтыратып котлады һәм якын арада килергә вәгъдә бирделәр. Мария Фроловна бик канәгать һәм аңа игътибар иткән һәркемгә рәхмәтле.