"Кояшкай"да спорт бәйрәме узды

2018 елның 16 ноябре, җомга

16  ноябрь көнне Яр Чаллы "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Без сәламәтлеккә "Әйе", дибез" күңел ачу-спорт чарасы узды.

Сәламәтлек көнен үткәрүнең максаты үзәктә шатлыклы, күңелле атмосфера тудыру, хезмәткәрләргә актив ял итү мөмкинлеге бирү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Ярышларда дүрт команда катнашты. "Күңелле стартлар" программасы шактый бай булды. Беренче биремдә командаларны тәкъдим иттеләр. Шулай ук командаларга йөгерү, тупларда сикерүләр белән кызыклы һәм катлаулы конкурслар тәкъдим ителде. Әлеге мавыктыргыч ярышларның барлык этаплары да киеренке көрәштә узды.

Җанатарлар һәм тамашачылар вакыйгалар барышын күзәтте. Спорт мәйданчыгында көлке, тавыш һәм күңел күтәренкелеге хөкем сөрде. Нәтиҗәләр буенча барлык командалар да мактау грамоталары белән бүләкләнде. Бәйрәм табын янында чәй эчү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International