Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәтләр алучыларны табын әзерләргә өйрәтә

2018 елның 16 ноябре, җомга

14 ноябрь көнне Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары һәм психологы тарафыннан Татарстан һәм Самара өлкәсе территориясендә "Лукойл" ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңеп чыккан "Трапеза" проектының эш планын тормышка ашыру уңаеннан "Танышу" комплекслы психологик-педагогик эш үткәрелде.

Әлеге чара якшәмбе мәктәбе базасында узды. Аның максаты  - балигъ булмаган балаларны һәм ата-аналарны белем алу, тәмле һәм сәламәт ризык әзерләү барышында тәҗрибә алу юлы белән социаль адаптация үткәрү.

Дәресләрнең беренче этабы тренинг формасында узды. Эшнең чираттагы этабы булып балаларны һәм ата-аналарны өстәлне сервировкалау кагыйдәләре белән таныштыру торды. Социаль педагоглар куркынычсызлык техникасы һәм санитар-гигиена таләпләре буенча кереш инструктаж үткәрде. Аннан соң балалар кирәкле савыт-саба әзерләде, төшке ашка өстәлне мөстәкыйль рәвештә сервировкалауны сынап карадылар.

Балалар һәм ата-аналарның уртак иҗади эше үзләре арасында эмоциональ элемтәләрне ныгытуга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International