Республикада яшәүче 5 682 анага беренче бала өчен пособие билгеләнгән

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан алып туган беренче балага каралган түләүләр белән бәйле гаризалар килү дәвам итә. Агымдагы елның 25 ноябренә булган мәгълүматлар буенча, беренче бала туу уңаеннан айлык акчалата түләү республиканың 5 682 анасына билгеләнгән.

Быел Татарстан әниләре өчен пособие күләме  8490 сумны тәшкил итә. Республикада 2017 елның 2 кварталы өчен балалар өчен яшәү минимумы шул күләмдә тәгаенләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International