25 ноябрь көнне “Наз” приютында Аналар көненә багышланган “Әнигә бүләк!” исемле концерт программасы тәкъдим ителде. Бу бәйрәмгә приютта тәрбияләнүче балаларның әниләре һәм әбиләре чакырылды.
“Наз” приютында тәрбияләнүче балалар бу бәйрәмдә матур шигырьләр сөйләде, өзекләр күрсәтте, җырлар башкардылар. Ә иң күңелле вакыт балаларның әни һәм әбиләренә үз куллары белән ясалган бүләкләрне тапшыру булды. Бу көнне приютта матур көйләр яңгырады, балалар һәм әниләр-әбиләрнең шатлыклы көлүеннән,елмаюларыннан приют диварлары яңгырап торды.