23 ноябрь көнне Ютазы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эшсез гражданнар, инвалидлар һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды.
Чарада районның 6 предприятиесе һәм Башкортостан Республикасының Октябрьский шәһәреннән вәкилләр катнашты. Ике предприятие инвалидлар өчен эш урыннары тәкъдим итте.
Предприятиеләрнең кадрлар хезмәтләре тарафыннан 36 вакансия тәкъдим ителде. Чара нәтиҗәләре буенча 7 кеше эшкә урнашу өчен анкета тутырды.